Татарстанда планда каралганнан 65 процентка якын торак файдалануга тапшырылган

Торак тапшыру динамикасы ике атна эчендә 212 мең кв. метр тәшкил итте.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 945 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2020 елга планның 65,3 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифовка сылтама белән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике атнада торак тапшыру динамикасы 212 мең квадрат метр тәшкил итте, дип сөйләде докладчы.

2020 елда республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 854 тикшерү үткәрде. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 286 мең сум түләтү турында 106 карар чыгарылган.

Инвестиция программасы буенча статистика органнарына 1 686 фатирлык 75 йорт буенча хисап тоттылар, бу планның — 36,1 проценты. Узган ике атнада 13 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды, шул исәптән Чирмешән, Әлки, Алабуга районнарында һәм Түбән Камада. Калган 55 йортның 26сы югары әзерлек дәрәҗәсендә, 24 йорт уртача әзерлектә, биш йорт түбән дәрәҗәдә әзерлектә.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда 177 объект төзү планлаштырыла. Бүгенгә 93 объект (планнан 55,8 процент) файдалануга тапшырылган.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 11 сентябрьгә 8 554 объект (планнан 80,1 процент) файдалануга тапшырылган.

Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.