Кама Тамагында эшмәкәрләр очрашты

Районда җитештерү тармагына аерым игътибар бирелә

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы районында эшмәкәрлекне үстерү шартларын яхшырту эше дәвам итә, җитештерү тармагына аерым игътибар бирелә.

Авылара үзәк китапханәдә Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге директоры Артем Наумов кече һәм урта бизнесны хуплау программаларын (лизинг-грант һәм башкалар) гамәлгә кую мәсьәләсе буенча район эшмәкәрләре белән очрашты, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы.