news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисад министры Кукмара предприятиеләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде

Мидхәт Шаһиәхмәтов Кукмарага эш сәфәренә килде.

Татарстан икътисад министры Кукмара предприятиеләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде
Эльвира Мөбарәкшина/

(Кукмара, 12 август, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кукмарага эш сәфәренә килде. Министр, район башлыгы Сергей Димитриев белән бергә Кукмара металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, киез итек-киез комбинатында булып, җитештерү барышы белән танышты, хезмәт коллективлары белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбрә итә.

«Татарстан Россиядә алдынгы урыннарны били. Кайсы гына тармакны алсак та, без — беренче бишлектә. Монда, әлбәттә, сезнең дә өлешегез зур. Пандемия белән бәйле рәвештә, күп кенә оешмалар үз эшчәнлекләрен туктатып торырга мәҗбүр булды. Сез андый вакытларда да югалып калмагансыз, эшчәнлегегезне дәвам иткәнсез. Табибларга саклагыч киемнәр, шулай ук битлекләр тегүдә тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләренә аеруча зур рәхмәт. Алга таба да исән-имин эшләргә язсын үзегезгә», — диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның производство комплексында булып, илкүләм проектлар, төрле программалар буенча башкарылган эшләр, икмәк-күмәч продукцияләре җитештерү цехында производство линияләре белән танышты.

«Эшчәнлегебезне 1998 елда 60-70 ипи пешерүдән башлап җибәргән идек, бүгенге көндә икмәкне генә дә 10 тоннадан артык җитештерәбез һәм 370 сәүдә ноктасына таратабыз. Үз эшебезне алып баруда икътисад министрлыгының теләктәшлеге зур. Шулай ук Россия һәм республикакүләм программаларының эшләве дә ярдәм итә», — ди Рамазан Юнысов.

Яңа бинада реконструкция эшләре төгәлләнде дияргә була, Россия һәм чит илләрдән җиһазлар кайтартып, анда батон, кондитер әйберләре, сохари, клиндер, макарон җитештерү һәм заманча төрү линияләре эшли башлаячак

Мәрмәр, гранит, оникс, травертин һәм башка табигый ташлардан эшләнмәләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче «Мастер и камень Индустрия» җәмгыяте, «Кукмара» сәнәгать паркы да министрның игътибарыннан читтә калмады. Аларның эшчәнлекләре дә икътисад министры тарафыннан югары бәяләнде. Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100