Ипотека алу җиңеләя - гаммәви матбугат чаралары

Россиялеләр соңгы ел өчен ипотека кредитлары буенча хезмәт күрсәтү өчен азрак түли башлаган.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). 2016 ел белән чагыштырганда,  2017 елның I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән һәм ул займ алучы хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. Әлеге статистиканы “Известия” китерә.

Экспертлар әлеге тенденцияне ипотека ставкалары кимү белән аңлата. Ә бу исә россиялеләрнең 2016-2017 елларда реаль кереме кимүе белән бәйле.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, узган ел белән чагыштырганда ипотека кредиты 4,2 процентка үскән. Белгечләр ипотека якынча ел ярым эчендә тагын 1-2 пунктка төшәргә мөмкин, дип җиткерә.

“Русипотека” аналитик үзәге җитәкчесе Сергей Гордейко сүзләренчә, ипотека кредитлары өлеше киләчәктә бары төшәчәк, ә социаль дефолт бөтенләй булмаячак.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, 2016 елда ипотека буенча уртача ставка 12,92 процентны тәшкил иткән. 2017 елның I кварталында ул 11,68 процентка кадәр төшкән. Процент шартларының йомшаруы Үзәк Банк ставкалары төшү белән мөмкин булды, дип җиткерә басма.