Татарстан компанияләре иминлек күргәзмәсенә әзерләнә

Ул Ижевски каласында сентябрь азагында узачак

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Агымдагы елның сентябрь ахырында Ижевски каласында икенче тапкыр “Комплекслы иминлек-2010” (“Комплексная безопасность-2010”) дигән Бөтенроссия махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Әлеге чара илдә янгын куркынычсызылыгы, гадәттән тыш хәлләрдә коткару чаралары, сәнәгать һәм экологик иминлек, хезмәтне саклау, юл хәрәкәте иминлеге, мәгълүматны саклау өлкәләрендәге казанышлар демонстрацияләнүче эре күргәзмәләрнең берсе. Узган ел анда илнең 11 шәһәреннән 63 предприятие стендлары белән катнашкан иде. Татарстан компанияләре һәм предприятиеләре эшлекле программада актив катнашты. Мәсәлән, Казаннан “АйСиЭл-КПО ВС” компаниясе белгечләре мәгълүмат иминлеге темасына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында үзәк урынны алды.