Рөстәм Миңнеханов Астанада «ЭКСПО-2017» күргәзмәсендә Татарстан стендын тәкъдим итте

«ЭКСПО-2017» күргәзмәсе павильоннарын 100дән артык ил һәм халыкара оешма әзерләгән.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанадагы «ЭКСПО-2017» халыкара махсуслаштырылган ярминкәдә Россия Федерациясе павильонында Татарстан стендын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казахстанның тугандаш халкын һәм аның Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаевны әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм. «ЭКСПО» күргәзмәсенең иң югары дәрәҗәдә узачагына ышанам. Бүген, Россия көнендә, сәнәгый яктан нык үскән һәм инновацион төбәкләрнең берсе буларак, Татарстанның «ЭКСПО» мәйданчыгында илебезне тәкъдим итүенә шатбыз. Барыгызны да Россиянең дәүләт бәйрәме белән тәбрик итәм, илләребезгә һәм халкыбызга иминлек телим», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов чара барышында.

Алга таба ТР Президенты Алма-Ата өлкәсе хакиме Амандык Баталов һәм «Байтерек» Милли идарә холдингы» АҖ рәисе Ерболат Досаев белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстан белән Казахстан арасындагы элемтәләр хакында фикер алышты.

«Узган елда Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә әйләнеше 13 процентка кимеде. Бу өлкәдәге эшне активлаштырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«ЭКСПО-2017» күргәзмәсе павильоннарын 100дән артык ил һәм халыкара оешма әзерләгән.