Роспотребнадзор белгечләре эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк

15 майда 14:00дән сәгать 16:00 кадәр бизнес вәкилләре консультация сорап мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 15 майда Татарстанда эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көне оештырылачак. Бу турыда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Ачык ишекләр көненең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә түләүсез консультация бирү яки ярдәм күрсәтү", — диелгән хәбәрдә.

Бизнес вәкилләре ярдәм сорап 14:00 сәгатьтән 16 :00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Алдан язылу таләп ителми.

Казанлылар үзләрен кызыксындырган сорау белән Зур Кызыл урамы, 30нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алачак. Шулай ук гражданнарны кабул итү республика территориясендәге 12 территориаль бүлектә башкарылачак, аларның адресларын ведомство сайтында табарга мөмкин.