Доллар белән еврога карата рубльнең бәясе азрак арткан

Рубль бәясе тотрыклылану нефтькә дөнья бәяләре арту дәвам итү белән бәйле

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Сатулар ачылган вакытта доллар белән еврога карата рубльнең бәясе бераз артты, дип яза "Интерфакс".

ЕТСта АКШ доллары буенча сатулар 64,81-64,975 сум тирәсендә ачылды, уртача минут ярым эчендә курс 64,92 сум тәшкил итте. Евро курсы 74,09 сумга кадәр төште, бивалюта кәрзине 69,05 сум булды. Шул ук вакытта доллар курсы гамәлдәге рәсми курстан 1,32 сум, ә евро 1,36 сумга түбәнрәк.

Рубль бәясе тотрыклылану нефтькә дөнья бәяләре арту дәвам итү белән бәйле, дип саный белгечләр.