"Brent" нефте барреле 47 доллардан төшми

Соңгы ике көндә нефть бәясе алты проценттан артыкка күтәрелгән

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Кичә базарда артык чимал тәкъдиме кимү билгеләре фонында ярты еллык максимумга ирешкән нефть бәяләре артудан туктаган.

Лондонның "ICE Futures" биржасында Мәскәү вакытты белән 7.55тә Brent маркасына июль фьючерслары 0,3 процентка - барреле 47,44 долларга кадәр кимегән. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында "WTI" маркасына июнь аена контрактлар бәясе әлеге вакытка шулай ук 0,3 процентка - барреле 46,08 долларга кадәр арзанайган.

АКШ Энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә нефть запаслары узган атнада 3,41 млн баррель - 540 млн баррельгә кадәр кимегән. Нефть табу 0,26 процент - тәүлегенә 8,8 млн баррельгә кадәр азайган, бу 2014 елның сентябреннән минималь күләм санала. Нефть котировкаларына уңай йогынтыны дөнья базарына ягулык җибәрүдәге өзеклекләр турындагы мәгълүматлар ясый.

Әлеге вакыйгалар фонында нефть бәясе соңгы ике көндә алты проценттан артыкка күтәрелде, дип яза "Интерфакс".