Австриядә Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен презентацияләделәр

Сәфәрдә Татарстан белән Австрия эшлекле даирәләренең очрашулары планлаштырылган

 (Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 12-13 майда Австриядә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында, эш сәфәрендә. Ул Австрия-Татарстан эшлекле форумында катнаша.

Сәфәр программасында Сергей Ивановның Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен презентацияләве каралган. Ул үз чыгышында ике дин тарафдарларының тату яшәүләрен, ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән һәйкәлләр булуын, яхшы үсеш алган кунакханәләр инфраструктурасын, республика мәдәнияте белән танышу, төрле яллар өчен мөмкинлекләрне, турист куркынычсызлыгы, вакыйгаларга бай календарьны һ.б. билгеләп үткән.

Моннан тыш, Австриядә Сергей Ивановның RSR җитәкчесе Вальтер Третенхан белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук Татарстан белән Австрия эшлекле даирәләренең очрашулары һәм Венада совет хәрбиләре монументына венок кую планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.