news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин төбәкләр арасында кыйммәт булмаган авиамаршрутлар челтәре ясарга кушты

Дәүләт башлыгы фикеренчә, төбәкара рейслар авиакомпанияләрне, ә билет бәяләре гражданнарны җәлеп итәрлек булырга тиеш.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин кыйммәт булмаган һәм авиакомпанияләрне җәлеп итәрлек авиамаршрутлар челтәрен булдырырга йөкләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия Хөкүмәте әгъзалары белән төбәк авиамаршрутларын үстерү турындагы киңәшмәдә Путин бер төбәктән икенчесенә барганда Мәскәү аша очарга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Шул ук вакытта Россия Президенты яңа маршрутларны «авиакомпанияләр өчен икътисади яктан кызыклы» итәргә кирәклегенә игътибар итте. Шул ук вакытта «авиабилетлар бәясе гражданнар өчен кыйммәт булырга тиеш түгел», диде ул.

Владимир Путин сүзләренчә, бу ике шартны үтәү генә төбәкара авиарейслар системасының уңышлы эшчәнлеген тәэмин итәчәк.

Росавиация боерыгыннан күренгәнчә, 2020 елда Татарстанда 30 авиамаршрутта билетларга ташлама булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100