Ан-70 самолетлары сериясен җитештерүгә әзерлек 9 млрд. сумга төшәчәк

Россия белән Украинаның уртак проектын Казан заводында гамәлгә ашырырга ниятлиләр

  (Мәскәү, 11 декабрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Ан-70 самолетлары сериясен җитештерүгә әзерлек 9 млрд. сумга төшәчәк, дип белдерде РФ сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары ярдәмчесе Виктор Согачев. Россия ягыннан һава судносын җитештерүче буларак Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе билгеләнгән.
Россия-Украина сынауларын тәмамлау өчен Ан-70 тагын 75 очыш ясаячак, дип аңлатма бирде Согачев.
Сынаулар тәмамлангач Ан-70 самолетлары сериясен җитештерүне оештыру турындагы Хөкүмәт карары чыгачак, анда самолетны җыеп бетерү урыны һәм әлеге машиналарны чыгару темплары күрсәтеләчәк.