420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан һәм Төркия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 1 миллиард долларга җитәргә тиеш. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Төркия һәм Татарстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 325 миллион доллар тирәсе тәшкил итә. Бу гына җитәрлек түгел, аны һичьюгы 1 миллиард долларга җиткерергә кирәк», - дип искәртте спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлештә эшләгәндә туризмны да үстерү мөһим. «Быел Төркиягә Россиядән 6 миллионнан артык турист килгән. Без Россия туристларын үз илебездә күрүебезгә бик тә шатбыз. Әлбәттә, бу санның да артуын телибез», - дип искәртте Исмет Эрикан.