Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Сенегалның сәнәгый һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде

Ике республика арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме зур түгел һәм ул узган ел 504,4 мең доллар тәшкил иткән

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Сенегалның сәнәгый һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде. Тәкъдир итү министр Равил Зариповның Сенегал Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мамаду Салиу Диуфа җитәкчелегендәге делегация белән очрашуы кысаларында узды.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, ике республика арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме зур түгел һәм ул узган ел 504,4 мең доллар тәшкил иткән. Шул сәбәпле, Сенегал Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары булган илләр арасында нибары 90 нчы урында. Соңгы өч елда Сенегалга экспортның нигезен җир өсте транспорты тәшкил иткән.
Илче бу сәфәрнең максатын да ил Президенты кушуы буенча КАМАЗ автомобильләре сатып алу өчен сөйләшүләр белән бәйләп аңлатты. Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы, туризм, телекоммуникацияләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, балыкчылык, энергетика, файдалы казылмалар чыгару, төзелеш ике арада хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре була ала.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бу сәфәрдән соң Татарстан белән Сенегал арасында элемтәләр активлашыр, дигән ышаныч белдерде. “Сез КАМАЗ” һәм “АлАз”да булганнан соң, бизнес-миссияләр алмашуны оештыру турында Мәскәүдә консультацияләр уздырачакбыз. Шул рәвешле, хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формасын табачакбыз”, -дип белдерде ул.
Билгеле булганча, бүген көннең беренче яртысында Сенегал илчесе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Иртәгә Сенегал делегациясе “КАМАЗ”, “АлАз”, “СОЛЛЕРС” ААҖ, “Алабуга” МИЗ да булачак.