Күзәтүчеләр советы утырышында “Алабуга” МИЗ территориясенә урнаштыруга дәгъва иткән берничә инвестиция проекты тикшерелде

Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышы узды

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Совет әгъзалары игътибарына “Алабуга” МИЗ территориясенә урнаштыруга дәгъва иткән берничә инвестиция проекты тәкъдим ителде.
Икътисади зонада резидент статусы алырга дәгъва иткән компанияләрнең берсе – “Пиксар Коатингс” ҖЧҖ. Италия компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проект лак-буяу продукциясе җитештерүгә кагыла. Аны гамәлгә ашыруга 615 млн. сум инвестицияләр салу ниятләнә. Проектның куәте елына 10 мең тонна продукция җитештерүгә исәпләнгән. Резидент статусы алган очракта, производствоны 2012 елда эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Аны ике этапта гамәлгә ашырырга уйлыйлар. Беренче этапта сыек лак-буяу продукциясе, икенче этапта –порошок сыман продукция җитештерү. Производствоны эшләтеп җибәрү 60 тан артык эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.
“Алабуга” МИЗ генераль директоры Василий Кудряшов хәбәр иткәнчә, “Пиксар Коатингс” җәмгыятенең документлар пакеты тиешенчә әзерләнгән, компаниянең заявкасы РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы каршындагы Эксперт советы каравына тәкъдим ителергә һәм резидент статусы алырга мөмкин. ТР Президенты - Алубага” МИЗ Күзәтүчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов проектны өметле дип бәяләде.
Утырышта икенче инвестиция проектын Төркиянең “Шешәҗам” сәнәгать төркеме тәкъдим итте. Компания вәкиле хәбәр итүенчә, “Джамиш” җәмгыяте дә “Алабуга” зонасында резидент статусы алырга дәгъва итә. Ул биредә пыяла җитештерүче завод өчен сәнәгать чималын (доломит һәм известьташ) эшкәртү буенча завод төзү проектын презентацияләде. Завод елына 70 мең тонна продукция җитештерер дип күзалланыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 8-10 млн. доллар тәшкил итәргә тиеш. Производство 2013 елның икенче яртысында башланырга мөмкин. Презентация вакытында билгеләп үтелгәнчә, пыяла җитештерү сәнәгатен чимал белән тәэмин итүче буларак бу проект өзлексез технологик циклга керә. Рөстәм Миңнеханов бу инвестиция проектын да РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы каршындагы Эксперт советы утырышы каравына чыгарырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.