Татарстан башкаласында икътисади кризис шартларында имин калу проблемалары тикшереләчәк

Казанда икътисад фәннәре докторы Виктор Волконский белән “Икътисади кризис шартларында ничек имин калырга?” темасына очрашу узачак.
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). 14 октябрьдә Казанда икътисад фәннәре докторы, профессор Виктор Волконский белән “Икътисади кризис шартларында ничек имин калырга?” темасына очрашу узачак.

Виктор Александрович Волконский – борынгы кенәзләр нәселеннән, ул Себергә сөрелгән декабрист Сергей Волконскийның туганы.

30 елдан артык Виктор Волконский Россия Фәннәр академиясе структураларында (1991 елга кадәр СССР Фәннәр академиясендә) эшли. Хәзер ул Россия Фәннәр академиясе Халык хуҗалыгы фаразлавы институтының баш гыйльми хезмәткәре, Халыкара оештыру фәннәре академиясе академигы.

«Ценовые и финансовые проблемы топливно-энергетического комплекса», «Экономическая теория на пороге XXI века – 2», «Либерализм. Социализм. Патриотизм», «Драма духовной истории. Внеэкономические основания экономического кризиса» кебек күп санлы хезмәтләр авторы.