Татарстанда 2,3 млрд доллар Төркия инвестицияләре гамәлдә

“Россия һәм Төркия – мөһим икътисади партнерлар, конструктив диалог – хезмәттәшлек үстерү өчен гарант”, - диде Төркиянең Казандагы Генераль консулы.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда агымдагы елда 2,3 млрд доллар Төркия инвестицияләре гамәлдә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган сөйләде.“Әлеге вакытта Татарстанда 2,3 млрд доллар Төркия инвестицияләре гамәлдә. Бу – мөһим сан. Безнең эшкуарлар һәм бизнесменнар мондагы инвестицияләре күләмен арттырырлар дип өметләнәбез”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.“Россия һәм Төркия – сәнәгать, төзелеш, энергетика өлкәләрендә мөһим икътисади партнерлар. Илләр арасындагы конструктив диалог ерак хезмәттәшлек үстерү өчен гарант булып тора”, - диде Генераль консул.