2018 елда Татарстан Төркиягә 120 млн долларлык товарлар чыгарган

Төрек партнерлары Татарстанга 194 млн долларлык продукция алып килгән.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 елда Татарстаннан Төркиягә товарлар чыгару 120 млн доллар тәшкил иткән булса, Төркиядән Татарстан Республикасына товарлар кертү 194 млн долларга кадәр үскән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган сөйләде.“2018 елда Төркиядән Татарстанга импорт 194 млн доллар тәшкил итте. Татарстаннан Төркиягә экспорт исә 120 млн доллар булды”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.Генераль консул әйтүенчә, сүз илгә Идел Буе таможня идарәсе аша кергән товарлар турында гына бара. “Татарстанга кертелә торган төрек товарларының күбесе Мәскәү һәм башка таможнялар аша үтү сәбәпле, экспорт һәм импорт күрсәткечләре чынлыкта күпкә югарырак була ала”, - диде ул.