Россиядә чит ил курортларына чыгучылар өчен җыем кертергә тәкъдим итәләр

Чит ил курортларына ял итәргә баручы Россия туристлары өчен тәүлегенә 100 сумнан чыгу җыемы кертергә тәкъдим ителә.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Россиядә чит ил курортларына чыгучылар өчен җыем кертергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров “Ростуризм” башлыгы Олег Сафоновка чит ил курортларына ял итәргә баручы Россия туристлары өчен тәүлегенә 100 сумнан чыгу җыемы кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта депутатның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Үзебезнең илдәге җәйге ял базарын яклау һәм ярдәм итү максатыннан чит ил курортларына ял итәргә баручыларга максатчан чыгу җыемы кертү урынлы булыр иде”, - дип белдергән ул. Депутат мөрәҗәгате документы күчерелмәсе РИА Новостида бар.

Петров әлеге җыем керемнәрен Кубань, Кырым, Ростова-на-Дону, Кавказ һәм Россиянең башка перспективалы туристлык юнәлешләрендә матди һәм техник, инфраструктура базасын үстерүгә тотарга тәкъдим итә.