Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һәр бишенче эшмәкәр аңа штрафны законсыз салганнар дип саный - Тимур Нагуманов
Штраф салынганнарның 22 проценты гына аның нигезле булуы белән килешкән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстандагы эшмәкәрләрнең һәр бишенчесе аны штрафка законсыз тартканнар дигән фикердә. Татарстан Президенты карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов бүген "Пирамида" комплексында Президент каршындагы Эшкуарлык советы утырышында ясаган чыгышында шул хакта әйтте.
Искәртеп үтик, бүгенге утырышның көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр, нигездә, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан биснеска административ басым проблемасына багышланган.
"Штраф салынган эшмәкәрләрнең 22 проценты гына үзенә штрафлар законлы һәм нигезле булуы белән килешкән. Димәк, һәр бишенче эшмәкәр штраф законсыз салынган, дип саный. Әгәр эшмәкәргә нидә гаепле булуы аңлатылмаса, профилактика юк дигән сүз", - дип белдерде Тимур Нагуманов.
Бизнес-омбудсмен әйтүенчә, соңгы елда эшмәкәрләрнең өчтән ике өлеше тикшерелгән. "Бу тикшерүләр саны буенча рәсми саннардан аерыла, әмма эшмәкәрләр үзләре шулай җавап бирде. Тикшерүләр саны буенча салым хезмәте һәм янгын күзәтчелеге лидер булып тора. Өченче урында - Роспотребнадзор, аннан соң административ һәм хезмәт инспекцияләре", - дип белдерде ул.
Тимур Нагуманов әйтүенчә, тикшерүләрнең 43 процентында хилафлыклар табыла. "Тикшерүче килсә, штраф салмыйча китми. Кисәтү дә ясамый, шундук штраф суга", - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз