POZIS Азәрбайҗанга фармацевтика өлкәсе өчен суыткычлар озаткан

Татарстан компаниясе Кавказ арты республикасы белән 2004 елдан хезмәттәшлек итә.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Ростех дәүләт корпорациясе POZIS (АО “ПОЗиС”) компаниясе Азәрбайҗан Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина техникасы партиясен озаткан. Предприятие “ХФ-250-3 POZIS 200” маркалы фармацевтика суыткычларын эшләп җибәргән.

“ХФ-250-3 POZIS 200” маркалы фармацевтика суыткычлары дару препаратлары, вакцина, реагент һәм биологик препаратларны аптека, клиника, хастаханәләрдә, фәнни-тикшеренү институтларында һәм башка сәламәтлек саклау өлкәсе биналарында куллану өчен кирәк.

2016 ел нәтиҗәләре буенча POZISның бу моделе пыяла ишекләр белән эшләнгән фармсуыткычлар сату юнәлешендә алдынгы булды.
Татарстанның POZIS компаниясе Кавказ арты республикасы белән 2004 елдан хезмәттәшлек итә.

13 ел дәвамында компания партнерларына төрле кулланыштагы 0,5 млрд сумлык суыткыч озаткан.

Искәртеп үтик, предприятие барлыгы 62 модельдә махсуслашкан фармацевтика суыткычлары эшләп чыгара. POZISта медицина техникасын җитештергәндә тиешле таләпләр һәм GMP стандартлары саклана.