Мобиль телефоннар сату челтәрендә спиннерлар иң күп сатыла торган товар исемлегенә кергән

Сатылу буенча смартфоннар беренче өчлеккә кермәгән.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 2017 елның иң күп сатыла торган товары булып спиннерлар, күчмә роутерлар һәм су үткәрмәүчән портатив колонкалар тора. Сатылу буенча смартфоннар беренче өчлекккә кермәгән. Бу хакта мобиль телефоннар сату челтәренә сылтама белән “Коммерсантъ” яза.

Оешма вәкиле әйтүенчә, җәйнең беренче аенда гына да 20 меңнән артык спиннер сатылган.

Мобиль телефоннар сату челтәрендә югары тизлекле роутерларның популярлыгы интернетка урнаштыра торган видеороликлар санының артуы белән аңлатыла. Оешма бәяләвенчә, кулланучылар, гадәттә, видеоны югары сыйфатта төшерә, бу аны интернетка урнаштырганда зур күләмле трафик таләп итә. Портатив колонкалар арасында су үткәрмәүчән модельләргә ихтыяҗ зур булуын Россиядә хөкем сөргән яңгырлы һава торышы белән бәйләп аңлаталар.