Һиндстан компаниясе Татарстанның иң актив кешеләренә 10 млн. сум акча өләшергә әзер

GainBitcoin компаниясе Яр Чаллыдагы мәгариф проектына 50 млн. сум бүлеп бирергә җыена.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Һиндстанның GainBitcoin компаниясе Яр Чаллыдагы мәгариф проектына 50 млн. сум бүлеп бирергә әзер булуын белдерде. Шулай ук иң актив татарстанлыларга да грант рәвешендә 10 млн. сум акча өләшергә мөмкиннәр. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

белем бирү программасына цифрлы технология, онлайн куркынычсызлыгы, онлайн-бизнесны нәтиҗәле алып бару нигезләрен төшендерү һәм виртуаль валюта белән эш итә белергә өйрәтү керә. Беренче теркәлгән 200 катнашучыга компания белем алу өчен  50 мең сумлык сертификат бирәчәк.

"Без Татарстан, Яр Чаллының уникаль бизнес-экосистемасы булуына ышанабыз, һәм бирегә инвистиция рәвешендә җитди акчалар кертергә әзер. Безнең тәкъдим итү кичәсенә килегез, һәм цифрлы икътисад өлкәсендә уңышка ирешеп, үз шәһәреңә, республикаңа һәм илеңә ничек ярдәм итәргә икәнен белерсез. Барлык катнашучыларны  бушлай - цифрлы бүләкләр көтә!", - дип ышандыра һинд компаниясенең Татарстандагы вәкиле Марат Азилгәрәев.