Бавария Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә ниятли

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Нюрнберг һәм Миттельфранкен Сәүдә-сәнәгать палатасы директоры Маркус Летч җитәкчелегендәге Бавария (ГФР) делегац
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Нюрнберг һәм Миттельфранкен Сәүдә-сәнәгать палатасы директоры Маркус Летч җитәкчелегендәге Бавария (ГФР) делегация белән очрашу булды. Очрашуны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов үткәрде, - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Шулай ук очрашуда Нюрнберг һәм Миттельфранкен Сәүдә-сәнәгать палатасының тышкы икътисад һәм күргәзмә эшчәнлеге комитеты җитәкчесе Армин Зигерт, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек җитәкчесе Гүзәл Шәйхуллина катнашты.
Яклар үз төбәкләренең икътисади үсеше хакында мәгълүмат алмашты, хезмәттәшлек итү юнәлешләре, шулай ук «Волгаздравэкспо» күргәзмәсендә катнашу, Казан һәм Нюрнбергта үтәчәк башка чараларны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Олег Власов кунакларны сәламләп, Германия Татарстанның төп икътисади партнеры булуын ассызыклады. 2007 ел мәгълүматлары буенча Германия Федератив Республикасы Татарстанның партнерлары арасында өченче урында тора. Тышкы сәүдә әйләнеше 2006 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан һәм 1,14 миллиард доллар, шул исәптән читкә чыгару операцияләре 752 миллион доллар (1,4 тапкыр артык), импорт операциясе 392,0 миллион доллар (1,7 тапкыр артык) тәшкил иткән.
Маркус Летч, үз чиратында, Нюрнберг Метропольтөбәген тәкъдим итте, Нюрнбергның Сәүдә-сәнәгать палатасы турында сөйләде. Ул Германиядә югары технологияләрнең 6 өстенлекле юнәлешен аерып күрсәтте, алар - транспорт һәм логистика, мәгълүмат һәм элемтә, энергетика һәм экология, медицина һәм сәламәтлек саклау, автоматлаштыру һәм җитештерү техникасы, яңа материаллар. “Бүген без сәясәттә Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек итүгә басым ясыйбыз, - дип ассызыклады ул. – Ике төбәк арасында хезмәттәшлекне җайга салу өчен Татарстан экспертларын Германиягә визит белән килергә, анда адреслы очрашулар оештырырга һәм предприятиеләр белән танышырга тәкъдим итәм”. Маркус Летч ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Бавария предприятиеләренең мәгълүматлар базасы тупланган диск тапшырды.
Артур Николаев Нюрнберг Сәүдә-сәнәгать палатасы директоры тарафыннан әйтелгән үсешнең өстенлекле юнәлешләрен Татарстан өчен актуаль булып торуын билгеләп үтте. “Без Германиянең яңа материаллар эшләү буенча гына түгел, ә аларны җитештерү, шул исәптән автомобиль эшләп чыгару өлкәсендә дә тәҗрибәсе зур булуын беләбез, - дип хәбәр итте ул. – Бу тәҗрибә республикабыз өчен шулай ук актуаль булып тора. Безнең хезмәттәшлек уңышлы булачак, - дип уйлыйм”.
Очрашуда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы алынган мәгълүматны якын көннәрдә республика предприятиеләре җитәкчеләренә җиткерәчәк, республика предприятиеләре киләчәктә Татарстан һәм Бавария предприятиеләренең хезмәттәшлек итү программасы проектын формалаштыруы хакында килешенде.
Очрашу ахырында яклар истәлекле сувенирлар белән алмашты. Маркус Летч ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Дәрәҗәле кунаклары китабынаүз имзасын куйды.