Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында күчмә киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә катнашучылар “Алабуга” махсус икътисади зонасы объектларын финанслау һәм төзүнең барышы, “Кама–500” ярдәмче станциясен проектлау һәм төзү мәсьәләсе хакында фикер алышты
(Алабуга, 11 июнь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы административ–эшлекле үзәгендә ТР Премьер–министры, “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында күчмә киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар “Алабуга” махсус икътисади зонасы объектларын финанслау һәм төзүнең барышы, “Кама–500” ярдәмче станциясен проектлау һәм төзү мәсьәләсе хакында фикер алышты.
Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Россия махсус икътисади зонасының ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
“Алабуга” сәнәгать–җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” ААҖ генераль директоры Василий Кудряшев үзенең чыгышында “Алабуга” махсус икътисади зонасын финанслау һәм төзүнең барышы хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, төзелеш барышында инфраструктураны булдыруга 9 миллиард сумнан артык акча салынган. Шуның 8,45 миллиард сумы үзләштерелгән. “Инфраструктураны булдыру төзелгән килешүләр нигезендә алып барыла, аларның срогы 2009 елның 1 июлендә чыга. Ягъни без бу вакытка килешүдә кабул ителгән барлык йөкләмәләрне дә үтәргә тиеш”, – дип хәбәр итте ул.
Искәртеп узабыз, махсус икътисади зона территориясендә инфраструктура булдыру ике чиратта алып барыла. Узган елның гыйнварында 10 мең квадрат метр мәйданны биләгән административ–эшлекле үзәк, таможня терминалы, 45 квадрат метр мәйданлы контейнер мәйданчыгы һәм инженер коммуникацияләре файдалануга тапшырылды.
2008 елның ахырында электр белән тәэмин итү челтәрләре, бүлү станцияләре, су үткәргеч, канализация, дренаж системасы, җылылык, газ белән тәэмин итү челтәрләре, югары тизлекле элемтә линияләре сафка басты.
Махсус икътисади зона территориясендә барлыгы 220 чакрым озынлыктагы инженер коммуникацияләре, 4,12 чакрымга сузылган автомобиль юллары, 4,1 чакрым озынлыктагы тимер юл, саклау сигнализациясе төзелде.
“Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Дамир Сафиуллин “Кама–500” ярдәмче станциясен проектлау һәм төзү мәсьәләсе буенча доклад белән чыгыш ясады. Әлеге 500 киловольтлы ярдәмче станция Алабуга һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентларын гына түгел, ә Түбән Камада төзелүче нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексын да (“ТАНЭКО”) электр энергиясе белән тәэмин итү өчен кирәк.