О.Морозов: “Без кеше капиталына зур күләмле инвестицияләр салу программасына старт бирәбез

2008 елда федераль бюджетның гомуми чыгымнар күләмен 120 миллиард сумнан арттыру ниятләнә
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Бүген РФ Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кертелгән 5 социаль закон проектын беренче укылышта тикшерде.
“Әлеге закон проектларын кабул иткәннән соң, асылда, “Бердәм Россия ” партиясе лидеры Владимир Путин Президент сайлаулары алдыннан белдергән кеше капиталына зур күләмле инвестицияләр салу программасы башлана”, - дип белдерде үз фикерен Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов.
Аның сүзләренә караганда, федераль бюджетның гомуми чыгымнар күләмен 2008 елда – 120 миллиард сумга, 2009 елда – 463 миллиард сумга һәм 2010 елда 632 миллиард сумга арттыру ниятләнә. Әлеге өстәмә чыгымнар, иң беренче чиратта, социаль максатларга юнәлдереләчәк.
36 миллиард сум тирәсе акча гражданнарның аерым категориясе: Бөек Ватан сугышы ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк.
Социаль иминият фонды бюджетын 10,5 миллиард сумга һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын 2,78 миллиард сумга арттыру күздә тотыла. 48 миллиард сумнан артык акча 2008 елның 1 августыннан хезмәт пенсиясенең иминият өлешен 8 процентка күтәрүгә тотылачак.
Дәүләт Думасы тарафыннан 11 июнь көнне каралган салым блогы закон проектлары да социаль юнәлештә.
Компания һәм гражданнарның белем алуга чыгымнары, компанияләрең үз хезмәткәрләренә торак төзү һәм сатып алуга кредитлар буенча процентлар түләүгә чыгымнары салымнардан тулысынча азат ителә.
Кече эшмәкәрлеккә салымнары стимуллаштыру һәм салым хисапларын гадиләштерү юлы белән кече эшмәкәрлекне үстерүгә дә ярдәм күрсәтелә. “Шул ук вакытта без “Бердәм Россия” партиясендә кече бизнесны үстерү – Россиядә урта сыйныфны формалаштыруга магистраль юл дип саныйбыз”, - диде О.Морозов.
Социаль закон проекты аз табышлы гражданнарга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә. “Әлеге закон проектлары кабул ителгәннән соң яңа социаль сәясәт формалаштыру юлына тагын бер адым ясалачак дип әйтергә була. Аның объекты булып социаль өлкәнең теге яки бу өлкәләре түгел, ә конкрет граждан, конкрет гаилә булырга тиеш” , - дип нәтиҗә ясады Олег Морозов.