И. Сафиуллин: “Республика 2009 елдан алып өчъеллык бюджет төзи башлый”

Өчъеллык бюджетның октябрь аенда ТР Дәүләт Советына керүе көтелә

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Илсур Сафиуллин журналистларга киләсе – өчъеллык бюджетны әзерләү турында мәгълүмат бирде. Рәис сүзләренчә, өчъеллык бюджетны эшләүнең төп этаплары һәм башкаручылары билгеләнгән.
“Республика 2009 елдан алып өчъеллык бюджет төзи башлый. Хөкүмәтнең әлеге бюджетны әзерләү һәм аны тормышка ашыруның төп этаплары буенча карары бар. Анда төгәл вакытлар билгеләнгән. Министрлыклар үз күрсәткечләрен барларга, чыгышлар әзерләргә тиеш. Һәм моннан чыгып, финанслар министрлыгы бюджет төзиячәк. Моңа тикле ТР Икътисад министрлыгы республиканың социаль-икътисади күрсәткечләрен әзерләргә тиеш ”, - дип белдерде И.Сафиуллин.
Аның сүзләренчә, өчъеллык бюджетның октябрь аенда ТР Дәүләт Советына керүе көтелә. “Минемчә, монда бернинди тоткарлыклар булмас. Әлеге процесс билгеләнгән вакыт буенча бара. Бүгенге көндә бюджетның төп оештыручылары үз тәкъдимнәрен әзерли. Гомумән алганда, планлаштырылган эш алып барыла. Билгеләнгән вакытка бюджет әзерләнеп бетәр уйлыйм”, - диде И.Сафиуллин.