2007 ел бюджетының керем өлеше 56 процентка арттырып үтәлгән

Узган ел бюджетында файдалы казылмалар табуга салым 2 млрд. 884 млн. сум күләмендә планлаштырылган, нефтькә бәяләр үсеп тору шартларында ул 3 млрд. 565 млн. сум күләмендә җыелган
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Илсур Сафиуллин журналистларны 2007 ел өчен бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Билгеле булганча, 2007 ел бюджеты үтәлешенә кагылышлы закон проекты бу көннәрдә ТР Дәүләт Советына кертелгән.
Илсур Сафиуллин белдергәнчә, әлеге документны Дәүләт Советы сессиясендә карау өчен әзерлек эше алып барыла. “2007 ел бюджетының төп параметрлары үтәлүен әйтергә кирәк. Бюджет керемнәр буенча - 87 млрд. 290 млн. сум, чыгымнар буенча 89 млрд. 110 млн. сум күләмендә үтәлде”, - диде рәис.
2007 ел бюджетын кабул иткәннән соң, аның керем өлеше 56 процентка арттырып үтәлгән. Шулай ук чыгымнар да арттырып үтәлгән. Бюджетка кергән иң зур салымнарның берсе оешмалар кеременә салым булган. Ул 29 млрд. 873 млн. сум тәшкил итә. Бу салым башта планлаштырганнан 14, 7 млрд. сумга күбрәк җыелган. Икенче зур салым булып физик затлар кеременә салым тора. Ул 2007 елда 15 млрд. 544 млн. сум булган. Ул шулай ук арттырып үтәлгән. И. Сафиуллин белдергәнчә, монда дәүләт сәясәте зур роль уйнаган.
И.Сафиуллин сүзләренчә, шулай ук күп җыела торган салымнарның берсе – оешмалар милкенә салым. Ул узган елда 6 млрд. 194 млн. сум булган. Әлеге салым алдан уйланылганга караганда 1 млрд. 800 млн. сумга күбрәк җыелган.
Шул ук вакытта казнага тиешле дәрәҗәдә кермәгән салым да бар. Уен бизнесына салым 52 млн. 953 мең сум күләмендә җыелган. Алдан планлаштырылган өстәмә 183 млн. сум акча керми калган. И. Сафиуллин моны Татарстан территориясендә уен объектлары эшчәнлеген чикләүче закон кабул ителү һәм уен йортларының ябылуы, хәзер Кама Аланы территориясендә генә уен бизнесы рөхсәт ителү белән бәйләп аңлатты. “Бу югалтудан бюджет зыян күрмәде. Киресенчә, бу җәмгыятьне сәламәтләндерергә ярдәм итте”, - диде рәис.
Илсур Сафиуллин журналистларның игътибарын файдалы казылмалар табуга салым мәсьәләсенә юнәлтеп, бу төргә салымның 2 млрд. 884 млн. сум күләмендә планлаштырылганын, нефтькә бәяләр үсеп тору шартларында аның 3 млрд. 565 млн. сум күләмендә җыелуын хәбәр итте. “Илдә салым салу системасы шундый итеп төзелгән ки: дөнья базарларында нефтькә бәя күтәрелү төбәк бюджетларына бик аз дәрәҗәдә генә йогынты ясый”, - диде рәис.
2007 елда республика бюджетын дәүләт милкендәге милеккә салым, материаль һәм материаль булмаган активларны сатуга салым, калган салым булмаган керемнәр, транспорт салымы һәм башка төрле кермнәр нәтиҗәсендә тулыланган. Шул исәптән федераль бюджеттан 14 млрд. 443 млн. сум күләмендә акча килгән. Моңа хакимиятнең җирле органнарына федераль вәкаләтләрне үтәү өчен кирәк булган акчалар да, өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен чаралар да керә, дип аңлатты И. Сафиуллин.