Минималь хезмәт хакын эшкә яраклы халыкның яшәү минимумына кадәр арттырырга телиләр

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Дмитрий Медведев бу үзгәрешне 2 ел эчендә кертергә кушты.

(Казан, 11 май, "Татар-информ). Эшкә яраклы халыкның минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру ниятләнә, дип хәбәр итә ТАСС, Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә сылтама биреп.

"Әлбәттә, сүз эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы турында гына бара, ә уртача Россия Федерациясе буенча түгел, пенсионерлар монда каралмый. Эшкә яраклыларның яшәү минимумы башкаларныкыннан югарырак ", – диде Топилин.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр арттырыга кушты.