12 майдан Спурт банкы кертемчеләренә акчалары кайтарыла башлый

Гаризалар алу һәм түләүләр Саклык банкы бүлекчәләрендә башкарыла.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Иминият кертемнәре агенты (АСВ) Спурт банкы кертемчеләре булган физик затларга һәм эшмәкәрләргә 2017елның 12 маеннан акчаларын түли башлый. Бу хакта Иминият кертемнәре агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, акчаларны кайтару турында гариза һәм кирәкле документларны кабул итү һәм түләүләр Саклык банкында башкарыла.
Банк-агентлар исемлеге һәм аларның эш режимы буенча мәгълүматларны Саклык банкының кайнар линия телефоны— 8-800-555-55-50 аша белергә мөмкин.