АКШтагы ягулык запаслары турындагы мәгълүматлардан соң нефть арзанайган

Запаслар турындагы бүген бастырылачак мәгълүматлар да үсешне күрсәтергә мөмкин

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Кичә 2,8 процентка арткан нефть бәяләре, бүген АКШ базарындагы ягулык запаслары арту турындагы мәгълүматлардан соң, янә төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс" «Bloomberg» агентлыгына сылтама белән.

Запаслар 3,45 млн баррельгә арткан. Запаслар турындагы бүген бастырылачак мәгълүматлар да үсешне күрсәтергә мөмкин.

Мәскәү вакыты белән 8.00гә Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә июль фьючерслары 0,5 процентка, барреле 45,31 долларга кадәр төшкән. Нью-Йорк товар биржасындагы (NYMEX) сатулар барышында "WTI" нефтенә июнь фьючерслары шулай ук 0,5 процентка - барреле 44,42 долларга кадәр кимегән.