Татарстанлылар Гарәп Әмирлекләренә һәм Азәрбайҗанга ешрак оча башлаган

Россия юнәлешләрендә исә Сочи һәм Симферополь өстенлекле санала.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Татарстанлылар Гарәп Әмирлекләренә һәм Азәрбайҗанга, Төрекмәнстанга ешрак оча башлаган. Россия юнәлешләрендә исә Сочи һәм Симферопольгә ихтыяҗ зур. Әлеге мәгълүматларны “Казан” халыкара аэропорты быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча хәбәр итә.“Казан” халыкара аэропорты өч ай эчендә 550 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу узган елның шушы чорына караганда 36 процентка артык. Халыкара рейслардагы үсеш 64 процентны тәшкил итә. Пассажирлар агымының үсеше Казаннан Дубайга (+170 процент), Бакуга (+189 процент) һәм Ашхабадка (+76 процент) теркәлгән.Ил эчендәге рейсларда 411 мең пассажир ташылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк. Ил эчендәге очышларда өстенлек Сочига (+214 процент) һәм Симферопольгә (+120 процент) бирелгән.