Татарстанга Америка-Россия эшлекле советы делегациясе килде

Кунаклар Татарстанга визит кысаларында посетят It-паркында, “Идея” технопаркында, Идел буе федераль университетында булырга ниятли

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). 11-13 апрельдә Татарстан Республикасына Америка-Россия эшлекле советы делегациясе килде, аны совет президенты һәм генераль директоры Эдвард Верона җитәкли. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар Татарстанга визит кысаларында It-паркында, “Идея” технопаркында, Идел буе федераль университетында булачак һәм республика җитәкчелеге белән очрашачак. Программада Татарстан белән Америка-Россия эшлекле советының сәүдә-икътисадый потенциалын тәкъдим итү каралган. 12 апрельдә делегация “Алабуга” махсус икътисади зонасында булачак.