^Яшел Үзәннең судно төзү җәмгыяте кризистан чыга

^Яшел Үзәннең судно төзү җәмгыяте кризистан чыга
(Казан, 11 март, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖдә - Россиядә кече һәм урта класс хәрби һәм гражданнар суднолары җитештерүче эре предприятиедә - финанс-икътисади савыктыру эшләре дәвам итә. Бюджетларга бурычларны реструктуризацияләү үткәрелгән, энергетика һәм хезмәт хакы буенча бурычлар түләнгән. Завод 2004 елда продукция чыгаруны 1,8 тапкыр аттырган, бу 850 миллион сум тәшкил иткән. Предприятие "Татнефть", "Газпром", "Россия тимер юллары" белән кооперация элемтәләрен ныгыта, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында.