«Түбән Кама Нефтехим» POZIS белән эшлекле партнерлыгын ныгыта

«Түбән Кама Нефтехим» POZIS белән эшлекле партнерлыгын ныгыта

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). BASF компаниясе һәм «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ тарафыннан гамәлгә кертелгән «Эластокам» ҖЧҖ уртак предприятиесе Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводын үзе җитештергән пенополиуретанның яңа системасы белән тәэмин итәчәк. Хәзер предприятие Huntsman компаниясенең пенополиуретанын куллана. Үзебездә җитештерелгән продукция суыткыч техниканың үзкыйммәтен күпкә киметергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта Яшел Үзән предприятиесенә җайлаштырылган пенополиуретанның яңа системасын төзү буенча эш этаплары билгеләнгән. Февральдә үк продукциянең сынау партиясе POZISка җибәреләчәк. Мартта биредә сынаулар үтәчәк, шуннан соң системаны эшләп бетерү яки аны производствода этаплап үзләштерү турында карар кабул ителәчәк.

Моннан тыш, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ җитәкчелеге белән февральдә POZISка техник сынаулар өчен полистирол җибәрү мәсьәләсе тикшерелгән. Киләчәктә АВС-пластик һәм SAN кебек материаллар белән тәэмин итү мөмкинлеге карала. POZIS компаниясенең суыткыч производствосы ихтыяҗлары өчен әлеге полимерларның кирәкле күләмен җитештерү өчен республиканың нефть химиясе тармагын үстерү программасы кысаларында Түбән Камада яңа завод төзелеше планлаштырыла.