Татарстандагы предприятиеләрнең Пенсия фондына 2 млрд. сум чамасы бурычы җыелган

Хезмәткәрләре өчен иминият взнослары түләмәүчеләргә карата 6 җинаять эше ачылган

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда Пенсия фондына хезмәткәрләре өчен иминият взнослары түләүчеләрдән 240лап предприятие исәпләнә.

2000 елдан бирле Татарстандагы предприятиеләрнең Пенсия фондына 2 млрд. сум чамасы бурычы җыелган. Хезмәткәрләре өчен иминият взнослары түләмәүчеләргә карата 6 җинаять эше ачылган.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта Россия Пенсия фонының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов шул хакта игълан итте. Аның сүзләренчә, взнослар түләүдән баш тартучылар юк, салым кебек үк, ул мәҗбүри түләү санала, дөрес, теге яки бу сәбәптән түли алмаганнар бар. Хөкүмәт порталында http://ftp.prav.tatar.ru/pfr/data/TatMapOblast8_rgb_html_4s.html бурычлылар хакында тулы мәгълүмат бар, ягъни интерактив такта мәгълүматлары үзенә күрә "оят тактасы" булып тора.