Быел ана капиталы суммасы 22 мең сумга арта

Әгәр икенче бала 2010 елның 1 октябреннан 31 декабрена кадәрге вакыт эчендә туган булса, Пенсия фондына 31 мартка кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Быел 1 гыйнвардан ана капиталы суммасы 22 мең сумлап арта: былтыр ул 343 378, 8 сум тәшкил итсә, быел – 365 698, 4 сум.

Элеккеге кебек үк, икенче бала туганнан соң күпме вакыт үтүгә карамастан, ана капиталыннан бер тапкыр 12 мең сум акчаны алу, фатир сатып алу, торак шартларын яхшыртуга алынган ипотека кредитын каплау мөмкинлеге гамәлдә кала бирә. Әгәр бала 2010 елның 1 октябреннан 31 декабрена кадәрге вакыт эчендә туган булса, Пенсия фондына быел 31 мартка кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (ләкин баланы күтәреп киләсе түгел). Болар хакында тулырак мәгълүмат һәм нинди документлар таләп ителгәне турында Казандагы телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә була: автоинформатор - (843) 555-74-74, "кайнар линия" – 279-27-27, шулай ук Пенсия фонды сайтлары www.pfpf.ru, www.pfrrt.ru һәм идарәченең видеоблогы аша

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта Россия Пенсия фонының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов шулай дип белдерде.