Башкортстанда азык-төлек бәяләре кискен артты

2011 ел башы башкортстанлыларга күңелсез яңалыклары белән башланып китте

(Уфа, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Яңа елның беренче атнасында Башкортстанда азык-төлек бәяләре сизелерлек кыйммәтләнде. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләренә дә хаклар артты.
Шушы уңайдан Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитетына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең урындагы идарәсенә социаль әһәмияттәге әйберләргә һәм хезмәтләргә хаклар билгеләү тәртибен ныклы тикшерергә кушты. Әлеге оешмалар вәкилләре җомга көнне үк эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда азык-төлеккә һәм көндәлек кирәк-яракларга хакларны күтәрүнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшерә башлаган да инде.
Әйе, 2011 ел башы башкортстанлыларга күңелсез яңалыклары белән башланып китте. Кибетләрдә дә, зур базарларда да ашамлыкларга бәяләр шактый өскә сикерде. Мисал өчен, кара ипигә дә, агына да хаклар икешәр-өчәр сумга кадәр артты. Яңа елга кадәр 23 сум торган кара икмәк бәясе 25-27 сумга кадәр менде. Сөт ризыклары да сизелерлек кыйбатланды. Соңгы айларда 23 сум тирәсе торган бер литр сөт хәзер 25-28 сумга кадәр җитте. Эремчеккә, майга, катык-кефирларга да бәяләр икешәр-өчәр сумга менде.
Базарларда ит хаклары да соңгы айларда булганнан 20-30ар сумга кыйбатракка сатыла башлады яңа елның беренче атнасында. Җәй айларына таба иткә бәяләр тагын да шулкадәр үк артыр дип көтелә. Ни өчен дигәндә, күп урыннарда – шәхси ихаталарда да, күмәк һәм фермер хуҗалыкларында да, мал азыгы аз булу сәбәпле, терлекләрне күпләп сугымга озаттылар. Шулай булгач, алдагы айларда ит күләме азрак булачак. Димәк, хакларның артуын көт тә тор.
“Хезмәт хаклары, пенсияләр артмый, ә көндәлек ашамлыкларга бәяләр якын да килмәслек күтәрелә” - дип белдерә сатып алучылар. Шулай итеп яңа елның беренче көннәрендә Уфа кибетләренә керүчеләр йөрәк өянәгенә китерелек хакларны күреп хафага төшә, алда тагын ничек көн күрергә, дип баш вата. Ел башыннан коммуналь хезмәтләргә дә бәяләр 13-15 процентка артты. Бензинга да хаклар шушы көннәрдә 50 процентка артачак, дип белдерелә. Әйе, көндәлек азык-төлеккә дә, башка көнкүреш әйберләренә дә хаклар арта тора.
Инфляция азмы-күпме күтәрелгән хезмәт хакларын һәм пенсияләрне шунда ук артыгы белән “йота”. Ләкин халык күндәм һәм бу юлы да зар-сыкрауларын үз эченә генә бикләп куячак ул. Шулай да Рөстәм Хәмитов “бәяләрне күтәрүгә катнашы булган һәммә кеше үз җәзасын алачак”, дип ышандыра.