“Зенит” акционерлары “Татнефть”нең банк өстәмә чыгарылышының 38 процентын алуга ризалыгын белдерде

“Зенит” акционерлары “Татнефть”нең банк өстәмә чыгарылышының 38 процентын алуга ризалыгын белдерде

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). “Зенит” банкы акционерлары 6 миллиард сумлык өстәмә эмиссия кысаларында “Татнефть” тарафыннан 2,25 миллиард сумлык акцияләрне (38,09 процент) сатып алу буенча килешүне хупладылар. Мондый карар 26 декабрьдәге чираттан тыш җыелышта кабул ителгән, дип хәбәр итә «АК&М» агентлыгы. Моннан тыш, акционерлар 649,8 миллион сумлык (өстәмә эмиссиянең 10,83 проценты) акцияләрне «Tatneft Oil AG» компаниясенең сатып алуын һәм 300 миллион акцияләрне (5 процент) - «SGI Enterprises Limited».

Искәртеп узабыз, югарыда атап үтелгән өч компаниядән тыш, өстәмә чыгарылышта «Nabertherm Limited» (өстәмә чыгарылышның 19,47 процентын сатып алырга мөмкин), «RUVC Limited» (26,17 процент), «S.E.Т. Select Energy Trading GmbH» (0,45 процент) катнаша. Өстәмә чыгарылыш нәтиҗәләре буенча банкның устав капиталы 2,5 тапкыр артачак – 10 миллиард сумга кадәр.