news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Өлешчеләр хокукларын яклау фонды килешүе төзелә

Тиешле килешүгә Татарстан Премьер-министры һәм фондның генераль директоры кул куйды.

Татарстан һәм Өлешчеләр хокукларын яклау фонды килешүе төзелә
Абдул Фархан

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм өлешчеләрнең хокукларын яклау Фонды генераль директоры Олег Говорун проблемалы йортлар төзелешен тәмамлауны финанслау турындагы килешүгә кул куйды. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешү Достоевский урамындагы 57нче номерлы һәм Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының өч йортына кагылачак. «Ел ахырына кадәр өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фондның күзәтчелек советы тарафыннан федераль һәм төбәк бюджетлары, шулай ук компенсация фонды акчалары хисабына 800дән артык өлешченең хокукларын торгызу буенча алга таба адымнар турында карар кабул ителәчәк», — диелә хәбәрдә.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, проблемалы объектларны төзүне финанслау өчен 2019 елда өлешчеләрнең хокукларын яклау фондына 16 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Моннан тыш, төзүчеләрдән зыян күргән гражданнар проблемасын хәл итүгә тагын 16,5 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Шуны искәртик: «алданган өлешчеләр»нең беренче дулкыны Татарстанда 2008 елда барлыкка килде. Ул вакытта Казанда 75 проблемалы объект бар иде. 2014 елда проблема нигездә хәл ителгән. Әмма 2015 елда тагын 30 проблемалы йорт барлыкка килде, аларны, нигездә, «Свей» һәм «Фон» төзелеш компанияләре төзегән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100