Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Нуретдинов “Таттелеком”ның финанс хәле яхшыра барачагын фаразлады
Аның сүзләренчә, компанияне сату мәсьәләсе каралмый.
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Финанс хәле буенча “Таттелеком” ГАҖ үзен элеккегә караганда яхшырак хис итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта компаниянең генераль директоры Айрат Нуретдинов әйтте. “Финанс хәле яхшыра гына барыр дип уйлыйм”, - диде җитәкче.
Ул “Таттелеком” компанияләр төркемендә үсеш күзәтелгәнен белдерде. Быел 10 айда компаниянең кереме 3 процентка артып, 7,8 млрд сум тәшкил итә. Чиста табыш 491,9 млн сум. Үсеш 167 проценттан гыйбарәт.
“Компанияне сату мәсьәләсе каралмый. Төрле тәкъдимнәр булганын беләм. Ләкин мондый карарларны акционер “Связьинвестнефтехим” кабул итәргә тиеш. Минем белүемчә, бу мәсьәлә каралмый”, - ди Айрат Нуретдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз