Өч яңа предприятие “Алабуга” МИЗ резиденты була ала

Күзәтчелек советы вәкилләре Россия инвесторлары тәкъдим иткән 2 проектны карады

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗның Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Күзәтчелек советы вәкилләре Россия инвесторлары тәкъдим иткән 2 проектны карады.
“Композит” холдинг компаниясе “Алабуга” МИЗ территориясендә ике яңа производство оештырырга планлаштыра.
“Амитек” (нигез салучысы – “Композит” ХК) компаниясе тарафыннан югары сыйфатлы композит торбалар производствосы буенча завод төзеләчәк.
“НЦК-Алабуга” компаниясе (нигез салучысы – “Композитлар нанотехнологик үзәге” ҖЧҖ һәм “Композит” ХК) “Алабуга” МИЗдагы “Синергия” индустриаль паркы территориясендә полимер композит материаллар җитештерергә планлаштыра.
Өченче проект – бик чиста алюминий оксидын җитештерү буенча заводны “ККТ-Синтез” компаниясе “Алабуга” МИЗ территориясендә төзеячәк. Әлеге матдә, оптоэлектроникада кулланыла торган синтетик сапфирны үрчетү өчен, төп чимал булып тора.