Татарстанда вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары соңгы бер айда 3 млн 242 мең сумга кимегән

Ә менә хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы бурычлары арткан

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”).1 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары күләме 61 млн 110 мең сум тәшкил итә. Бурычлар ноябрь башына караганда 3 млн 242 мең сумга кимегән. Бурычлар тулысы белән предприятие-оешмаларның вакытында исәп-хисап ясарга үз финанслары җитмәү нәтиҗәсендә тупланган.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бурычлылар исемлегендә саналучы 17 предприятиенең бишесе бөлгенлекнең төрле стадиясендә. Республикада вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычының 37 процентка якыны –22 млн 545 мең сумы шушы 5 предприятие өлешенә туры килә.
1 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәрге чорда эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары 2 млн 864 мең сумга, төзелештә – 9 млн 444 мең сумга, калдыклар җыю предприятиеләрендә 1 млн сумга кимегән. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аның күләме 9 млн 988 мең сумга, мәдәният өлкәсендә 82 мең сумга арткан.