Түбән Камада булачак өченче нефть эшкәртү заводы варианты сайланган

Түбән Камада булачак өченче нефть эшкәртү заводы варианты сайланган

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының утырышы узды.

Түбән Камада Татарстанның кече нефть компанияләре өчен нефть эшкәртү заводы төзү проектын әзерләү барышы каралды. Техник-икътисади нигезне “Technip-Italy” фирмасы эшләгән. “Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры Рафинат Яруллин тәкъдим ителгән 6 варианттан дизель ягулыгы, керосин фракциясе, бензол, параксилол аеруча күп чыга торган вариант сайланган.

Бөтен продукция экспортка юнәлтелгән, шулай ук Россия нефть химиясе тарафыннан да ихтыяҗ булачак. Завод ТАНЕКО – Түбән Камада булачак нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексыннан ерак түгел төзеләчәк. Бу ике проектын да очсызландырырга мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп үтәбез, сүз елына 7 миллион тонна югары күләмдә күкерте булган нефтьне эшкәртәчәк завод турында бара. Ул 2011-2012 елларга төзелеп бетәргә мөмкин. Проектны “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ эшли. Шул ук вакытта ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыручы “Татнефть”нең тиешле тәҗрибәсе кулланыла.

Утырышта шулай ук Татарстанның нефть-газ химиясе предприятиеләрен чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, “Татнефть”, ТАИФ һәм “Түбән Кама Нефтехим” белән кече предприятиеләрне кирәкле продуктлар белән тәэмин итүнең төп мәсьәләләре хәл ителгән. Татарстанда үз нефть продукциясен эшкәртүне 30 процентка җиткерү бурычы турында искәртеп, Рөстәм Миңнеханов 2008 елга тиешле контрактлар төзү барышы белән үзен таныштырып барырга кушты.