Дәүләт Думасы Ирек Фәйзуллинны РФ Төзелеш министры вазифасына билгеләп куюны раслады

2010 елдан 2020 елга кадәр Фәйзуллин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы вазифасын башкарды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан чыккан Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына билгеләнәчәк. Мондый карар бүген РФ Дәүләт Думасы утырышында кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан парламентарий Ольга Павлова хәбәр итте.

«Депутатлар Ирек Фәйзуллинны министр вазифасына билгеләп куюны килештерделәр», - диде Павлова.

Депутат сүзләренә караганда, Фәйзуллин — төзелеш өлкәсендә югары класслы профессионал, аны эксперт бәяләрен, һөнәри һәм яңа инновацион алымнарны яклауда принципиальлек үзенчәлеге аерып тора.

«Без Бөтендөнья Универсиада оештыру комитетында бергә эшләдек. Нәкъ менә шул чакта, Казан әлеге зур вакыйганы кабул итәргә әзерләнгән вакытта аның җитәкче буларак таланты ачылды», — дип искәртте Павлова.

Ул Ирек Фәйзуллинның 2010 елдан 2020 елга кадәр Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын биләвен искә төшерде. Аның катнашында Казанда Универсиаданың спорт корылмалары, «Казан Экспо» күргәзмә үзәге һәм башка бик күп объектлар төзелде.

«Мин аны теләсә нинди катлаулы проектларны башкарып чыга алырлык үз эшенең остасы буларак кабул итәм. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасында ул министрлык алдында торган бурычларны уңышлы үтәр дип саныйм!» - диде Павлова.