Чикләр ябык булуга да карамастан, Татарстанда импорт төзелеш материалларына кытлык юк

2020 елда Татарстанда медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү вакытында чит ил компанияләре белән төзелгән килешүләр өзелмәгән.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Коронавирус пандемиясе, санкцияләр һәм чикләрнең ябык булуы Татарстанда медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау өчен импорт төзелеш материаллары белән тәэмин итүгә йогынты ясамаган. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Безнең медицина учреждениеләре импорт җиһазлар сатып ала, килешүләр өзелмәде, җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйле барлык мәсьәләләр үз вакытында хәл ителде», - диде спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, санкцияләр һәм чикләүләрдән чыгып, проект оешмалары проектның Россия җитештерүчеләре белән гамәлгә ашырылуына йөз тоткан.

«Татар-информ» агентлыгы, республика бюджетының керем өлеше белән бәйле кыенлыкларга да карамастан, 2021 елда капиталь ремонтны финанслау кимемәячәге хакында хәбәр иткән иде.