Казанда «ИнтехБанк» бинасын 155 миллион сумга саталар

1873 елда төзелгән бина республика әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты санала.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Шиһабетдин Мәрҗани урамында  «Интехбанк»ның төп офисы урнашкан бинаның сатылуы турында игълан Активлар белән сәүдә итү буенча мәгълүмат агентлыгы сайтында урнаштырылган.Банкның конкурс идарәчесе саналган Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы мәйданы 1917 квадрат метрдан артык тәшкил иткән өч катлы бинаны 155,3 миллион сумга сатарга уйлый. Әлеге бәя 16-22 сентябрьдә гамәлдә, әгәр бинаны шушы вакыт эчендә сата алмасалар, ул киметеләчәк.Бина 1873 елда төзелгән, ул чагында анда Казан укытучылар семинариясе урнашкан булган. Бина республика әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты санала.