Алексей Песошин 2020 елга Татарстан бюджеты проекты буенча тыңлауларда катнаша

Закон проектын ТР Дәүләт Советы комитетлары утырышларында карадылар.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советында «2020 елга һәм 2021, 2022 еллардагы план чорына ТР бюджеты турында»гы закон проекты буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашында парламент тыңлаулары узачак.Документны ТР Дәүләт Советы комитетлары утырышларында карадылар инде. Закон проекты нигезендә, 2020 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты керемнәр буенча – 264,8 миллиард, чыгымнар буенча 267,9 миллиард сум булыр дип фаразлана. Дефицит 3,1 миллиард сум тәшкил итәчәк.Бюджет турындагы закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Документ барлыгы 4098 биттән тора. «Закон проекты тексты белән ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин», - дип искәрттеләр республика парламентының матбугат хезмәтендә.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Татарстан Дәүләт Советына 2020 елга һәм 2021, 2022 еллардагы план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты тапшырылуы хакында хәбәр иткән иде.