Татарстан Дәүләт Советында парламент тыңлаулары бара

Ул алдагы 3 елга бюджет планына багышланган.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советында парламент тыңлаулары бара. Ул алдагы 3 елга бюджет планына багышланган.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республиканың министрлыклары, идарә тармагы вәкилләре катнаша. Парламент тыңлауларына Леонид Якунин рәислек итә.

Беренче булып парламент укуларында Татарстан икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2018 елда төбәк тулаем продукты 3,8 процентка үсәчәк. Сәнәгать җитештерү индексы 5,7 процентка, хезмәт хакы фонды 4,2 процентка, кулланучылар бәясе индексы 4 процентка үсәр дип фараз кылына.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2018 елда республика бюджетының керем өлеше 196 млрд 405 млн 386,6 мең сум, чыгымнар 199 млрд 64 млн 350,9 мең сум, дефицит күләме 2 млрд 658 млн 9643 мең сум тәшкил итәчәк.