Федераль бюджет бурычны «гафу итә» алмый — Айрат Фәррахов

Аның каравы, Татарстанның бурычын реструктуризацияләргә, ягъни кичектереп түләргә мөмкинлеге бар, ди депутат.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Федераль бюджет бурычны «гафу итә» алмый. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов журналистлар белән аралашу вакытында шулай дип белдерде. Аның каравы, Татарстанның бурычын реструктуризацияләргә, ягъни кичектереп түләргә мөмкинлеге бар.

«Иртәгә Дәүләт Думасында узачак пленар утырышка вице-премьер Дмитрий Козак һәм Россия финанс министры Антон Силуанов катнашачак. Утырышта фикер алышачак мәсьәләләрнең берсе — ул реструктуризация. Россия Федерациясендәге барлык субъектларның бурычы хәзергә 2,7 триллион сум тәшкил итә. Соңгы елларда, аларны реструктуризацияләү һәм бюджетара кредитларга әйләндерү нәтиҗәсендә, бу сумманың 1 триллионы бюджет кредитлары булып санала. Бу программаны Россия Президенты тәкъдим итте һәм илнең 2018 ел бюджетында да ул каралган», - диде Федераль Җыен депутаты һәм киләсе елларда 400 млрд сумга якын бурычның реструктуризацияләнәчәген хәбәр итте.

Киләсе елга бу сумманың 270 млрд сумы реструктуризацияләнәчәк дип планлаштырыла. Гадиләштереп әйткәндә, субъектлар бу акчаларны Федераль бюджетка кайтарырга тиеш булмый. Алар әлеге сумманы социаль программаларга, хезмәт хакын арттыруга, Россия Федерациясе программаларын финанслауга тота алачак.

«Гомумән алганда, бу бик җитди хәл ителеш. Шул ук вакытта, субъектларга киләчәктә бюджет кредитлары бирелмәячәк», - ди Айрат Фәррахов.

Татарстанның Федераль бюджетка бурычына килгәндә, бөтен бюджет системасы кысаларында ул бик күп түгел, дип аңлатты депутат. Аларның күп өлеше проценты зур булмаган бюджет кредитлары, ди ул.

«Татарстан, донор төбәк һәм искиткеч күп чаралар уздыручы буларак, әлеге механизмны файдалана һәм бу дөрес тә. Беренче тапкыр Федераль бюджетка булган бурыч Универсиададан соң реструктуризацияләнгән иде. Хәзер исә бу программа бөтен субъектларга карата кулланылачак», - диде Айрат Фәррахов һәм Татарстанда башкарылган проектлар берничә елдан соң Россия масштабында кулланылуын билгеләп үтте.

«Федераль бюджет бурычларны «гафу итә» алмый, чөнки бу киләчәк елларның кертеме. Әмма реструктизацияләп, бурычны уңайлырак шартларда, соңрак түләү мөмкинлеге бар», - диде Айрат Фәррахов.

Сүз уңаеннан, бүген Татарстан Дәүләт Советында парламент тыңлаулары булды. Анда депутатлар киләсе өч елга бюджет планы проектын карады. Чарада катнашучылар каршысында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин һәм икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.